Г.Тукай әдәби музеенда бүген, 26 гыйнвар, балалар өчен «Шүрәледә кунакта» бәйрәме узды. Ял көнендә әти-әниләре белән музейга килгән балалар татар халык шагыйре Г. Тукай иҗаты турында яңа мәгълүматлар алдылар, Шүрәле белән берлектә төрле уеннар уйнадылар, экспонатлар белән таныштылар.

«Шүрәледә кунакта» – 6-12 яшьлек балалар өчен уздырыла торган кызыклы, мавыктыргыч музей бәйрәме.

Сезне дә Г. Тукай әдәби музеенда көтеп калабыз!!!