17 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрә, җәмәгать һәм хатын-кызлар хәрәкәте эшлеклесе Заһидә Хөсәен кызы Бурнашеваның (әдәби тәхәллүсе – Гыйффәт Туташ) тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
Мәскәүдә чыккан “Ил” газетасы битләрендә “Гыйффәт туташ” имзасы белән язучы яшь авторның күп кенә шигырьләре басылып чыга. Шагыйрәнең “Гыйффәт Туташ шигырьләре” исеме белән бер-бер артлы өч җыентыгы да Мәскәүдә дөнья күрә. Әсәрләрендә татар хатын-кызының тигез хокуклылыкка, гаделлеккә омтылышын кайнар хисләр белән сурәтләп, шул заманнның яшь буын укучылары, бигрәк тә хатын-кызлар арасында киң теләктәшлек таба.



