23 октябрьдә Габдулла Тукай әдәби музенда язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев һәм Фатих Хөсни исемендәге премияләр лауреаты Марат Әмирхан улы Әмирхановның “Шагыйрь даирәсе” китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Әдәби-нәфис басма “Мәгариф – вакыт” нәшриятында 2024 елда басылып чыккан. Бу әсәр “Шагыйрь Габдулла Тукай һәм аның якыннары” дигән трилогиянең матур йомгагы. 2019 елда “Бибимәмдүдә абыстай”, 2023 елда “Габдуллаҗан” дигән китаплар дөнья күрде. Автор бу әсәрләрен Габдулла Тукайның әти-әнисе, туган-тумачалары, дусларының тәрҗемәи хәлләрен, иҗат эшчәнлекләрен өйрәнүгә багышлаган. “Шагыйрь даирәсе” китабында Камил Мотыйгый, Фатыйх Әмирхан, Сәгыйт Рәмиев, Сәгыйт Сүнчәләй, Габдулла Кариевларның образлары тасвирланган бәяннар урын алган.
Кичәдә авторның дуслары, язучылар, галимнәр катнашты. Габдулла Тукай премиясе лауреаты, ТР халык шагыйре Рәдиф Гаташ, ТР Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Дания Нәгыймуллина, филология фәннәре докторлары Зөфәр Рәмиев, Фәрит Яхин, “Казан утлары” журналы урынбасары Вакыйф Нуриев авторның хезмәтен югары бәяләделәр. Казан медицина көллияте студентлары матур чыгышлары белән кичәгә ямь өстәде. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина, Идел буе районы сәнгать мәктәбе театр бүлеге укучылары китаптан өзекләр укыды.


