6 апрельдә Габдулла Тукай әдәби музее шагыйрьнең туган ягына “Шагыйрь бишеге» дип аталган экскурсион тур оештырды. Ул шәһәр экскурсоводлары өчен уздырылды.

Бу сәяхәт вакытында экскурсоводлар Г. Тукайның туган ягы – Казан артында урнашкан музейлары белән таныштылар. Алар Кушлавыч авылындагы Тукаевлар гаиләсе музей-йорты, Кырлайда Г. Тукайның дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы һәм Сәгъди йортында булдылар.