1 декабрь — 30 декабрь

Г.Тукай әдәби музее «Шамил йорты һәм гаиләсе тарихы» дип аталган яңа тематик экскурсиягә чакыра. Ул Казанның Иске татар бистәсендәге иң матур биналарның берсе булган Шамил йорты тарихына багышлана. Ике катлы йорт XIX гасыр ахырында салына, соңрак архитекторлар Г. Руш һәм Ф. Амлонг проекты белән романтик модерн стилендә үзгәртеп төзелә. 1986 елда бу йортта шагыйрь Г. Тукайның 100 еллык юбилее уңаеннан аның әдәби музее ачыла.

Экскурсия вакытында йортның хуҗалары турында да мәгълүмат бирелә, бинаның эчендә безнең көннәргә кадәр сакланып калган сәүдәгәр йортының тарихи һәм шартлы интерьерлары күрсәтелә.