Габдулла Тукай әдәби музеенда, Халыкара шигърият көне уңаеннан, беренче тапкыр “Шигъри ифтар” оештырылды.

Чарага килгән тамашачыларга “Г. Тукай һәм Коръән” темасына экскурсия,  ифтар ашы һәм шигырьләр уку тәкъдим ителде. Кичәдә шагыйрь Рифат Сәлах үзенең төрле елларда язылган шигырьләрен укыды, музей хезмәткәре, ТНВ алып баручысы Данис Хисмәтуллин күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның дин, иман темасына багышланган шигырьләрен тамашачыларга җиткерде, сүз остасы Миләүшә Насыйбуллина башкаруында Ә. Атнабаев, Р. Харис һ.б. шигырьләре яңгырады.