15 апрель, татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне уңаеннан, Г. Тукай әдәби музеенда “Төп нөсхә көне” уздырылды.

Г. Тукай әдәби музееның яңа экспозициясендә шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган барлык шәхси әйберләре тәкъдим ителә. Бу – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары; үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине һәм моңа кадәр киң тамашачыларга билгеле булмаган сөлгесе. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге. 1945 елга кадәр ул Маһруй Мозаффария гаиләсендә саклана. Маһруй Тукай белән таныш була, үзе дә шигырьләр яза. Күренекле композитор Мансур Мозаффаров, әнисенең васыятен үтәп, бу ядкярне ТӘһСИгә илтә, соңрак экспонат ТРның Милли музее фондларына күчә. Шулай ук яңа экспозиция төзү барышында   Г. Тукайның үзе исән вакытында нәшер ителгән китапларының саны артты. Алар Тукайның җан җылысын, кул җылысын саклый.

Тамашачыларга Г. Тукайның сакланып калган шәхси әйберләре хакында «Ядкярләрдә Тукай рухы» дип аталган әдәби чара тәкъдим ителде. Биредә галимнәр, шагыйрьләр, җырчылар һәм шулай ук Казахстаннан килгән кунаклар да катнашты. Алар Тукайның кулы тигән, аның җылысын саклаган экспонатларның шагыйрь белән бәйләнеше, музей фондларына тапшырылу тарихы белән таныша алдылар. Казан дәүләт мәдәният институты студентлары укыган Г. Тукай шигырьләре шагыйрь сүзенең үлемсезлеген раслады.