28 февраль көнне 16:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Рифкать Вахитовның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Музейда Г. Тукайның тормышы, иҗаты белән бәйле күргәзмәләр оештыру күркәм традициягә әйләнде. Чираттагы күргәзмә “Тарих һәм шәхес” дип исемлән. Авторы –  тарихны сәнгати тасвирлавы белән кызыклы булган рәссам Рифкать Вахитов. Күргәзмә ачылу тантанасына ТР рәссамнары, сәнгать осталары катнашты.

Рәссам-монументалист Фәрит Валиуллин Р. Вахитовның монументаль сынлы сәнгатьнең төрле техникасы белән оста идарә итүе, риваятьләрдән билгеле булган батырларны сурәтли торган «Тукай дөньясы», «Идел-йорт», «Моң», «Чичән» һ.б. картиналары милләт тарихының борынгы сәхифәләренә алып кереп китүе турында сөйләде.

Г. Тукай премиясе лауреаты рәссам Н. Нәккаш рәссамның күп эшләре ислам тарихына, халкыбызның гореф-гадәтләренә багышланганлыгы турында әйтте. Тарихчы Ф. Хуҗин рәссамның эшләре арасында Болгар һәм Казан ханлыгы чорын чагылдырганнары күп булуын ассызыклады. Рәссамның күренекле шәхесләребез – Г. Тукай, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Р. Фәхретдинов, Г. Исхакый, С. Сәйдәшев, И. Шакиров һ.б. багышланган портретлар галереясы турында Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары Ә. Шакиров, Д. Нуруллина Рифкать Вахитовның портрет эшләү процессы турында җылылык белән бәян иттеләр. Җырчы  Гөлзада Сафиуллина рәссамның милли рухына сокланып үзенең татар халкы язмышына багышланган җырларын башкарды.