15 ноябрьдә Габдулла Тукай әдәби музеенда дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды. Бөтен дөнья буйлап татар теленә игътибарны арттыруны максат итеп куйган бу акция быел унынчы тапкыр үткәрелде.
Татарча диктантны «ТНВ» телеканалының башкарма директоры һәм баш мөхәррире, журналист, «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Лилия Кадыйрова укыды. Акциядә катнашучылар өчен күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның “Кабуснамә” әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Соңыннан диктант язуда катнашучы һәркем Габдулла Тукай әдәби музее буенча экскурсия тыңлый алды.


