4 апрельдә 18.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашапов катнашында әдәби-музыкаль кичә була. Чарада Ирек Кашапов башкаруында татар халык җырлары “Тәфтиләү”, “Кара урман”, Таң җыры”, “Рәйхан” яңгыраячак. Шулай ук күренекле композиторлар С.Сәйдәшев, Р. Яхин, М. Мозаффаров, Ә. Бакиров, С.Садыйкова һ.б.ның җырларын ишетергә мөмкин булачак.