21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бу көн Габдулла Тукай әдәби музеенда төрле чаралар белән билгеләп үтелде. Музей кунаклары иң элек Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган лекция тыңладылар. Лектор Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова шигырьнең язылу, басылып чыгу һәм таралу тарихы белән таныштырды.
Удмуртиянең Ижау шәһәреннән килгән «Чулпан» балалар театры (җитәкчесе – Рәфилә Рәсүлова) тамашачыларга Риза Ишморатның «Кайту» драмасыннан өзек, Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигыре буенча театраль күренеш тәкъдим итте. Соңыннан чараларда катнашучылар Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган музей заллары белән таныштылар.