21 февраль Г. Тукай әдәби музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм узды. Чарада Казан шәһәре Совет районының 175 мәктәп укучылары шигъри экскурсия уздырды, Габдулла Тукайның “Туган тел”, “Театр”, “Китап” һ.б. шигырьләрен тамашачыларга тәкъдим итте. Шулай ук бәйрәм дә әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, ТР Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев, ТР Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин, шагыйрьләр Илсөяр Ихсанова, Рифат Салах, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова һ.б. катнашты.