Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең «Туган тел» шигыренә багышланган лекция булды. Кечкенәдән ишетеп үскән гап-гади шигырьнең язылу һәм басылуы үзенчәлекле булган икән. Мәсәлән, «Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем» юлы элекке басмада «Кечкенәдән тышка чыккан шатлыгым, кайгым минем» дип бирелгән булган. Ә шигырьнең «Сәлим бабай» көенә җырланган варианты шагыйрьнең замандашы Камил Мотыйгый башкаруында ишетелде. Шигырьнең соңгы строфасының язмышы да кызыклы булып чыкты. Боларның барысы турында да лекцияне алып баручы Гүзәл Төхфәтова фоторәсемнәргә таянып бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Музейда шундый тематик лекцияләр циклы дәвам итәчәк.