5 февраль көнне Г. Тукай әдәби музеенда Россиянең атказанган, Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортостанның С. Юлаев, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, профессор, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиевның «Тукай чоры аһәңнәре» дип аталган лекциясе узды. Бу «Идрис Газиев тәкъдим итә» циклыннан беренче очрашу булды. Чара Г. Тукайның 140 еллык юбилее уңае белән оештырылды.
Лекциядә тамашачыларга XX гасыр башында шәһәр татарларының музыкаль мәдәнияте барлыкка килүе, аның үзенчәлекләре турында тирән мәгълүмат җиткерелде. Тыңлаучылар моннан 130 ел элек яңгыраган инструменталь музыка һәм җырларның кайбер өлгеләре белән таныштылар. Җырчылар Мәрьям Искәндәрова, Камил Мотыйгый, Мирфәйзә Бабаҗановларның граммофон пластинкаларында сакланган тавышлары яңгырады. Артист-лектор бу чорда сәхнә тоткан җырчылар репертуарыннан татар халык җырларын да башкарды.
Тамашачыларны киләсе өч очрашуда да көтәбез.


