19 апрель көнне Г. Тукай әдәби музеенда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада галимнәр З. Рәмиев, Ә.Закирҗанов, М. Ибраһимов, Т.Гыйләҗев, А.Ахунов, И.Гомәров, Э.Галимҗанова, Г.Ханнанова, Ф.Фәйзуллина, Г. Габдрахманова, В. Әминова, Н. Юсупова, язучылар Д.Салихов, Р. Зәйдулла, Г. Гыйльманов, режиссер Т.Имаметдинов һ.б. катнашты. Тукай фәненең бүгенге торышы, шагыйрьнең иҗатын өйрәнү һәм киң җәмәгатьчелекне кызыксындыру юллары турында фикер алышу оештырылды.

#Tukay #Тугантел