Габдулла Тукай әдәби музее яңа онлайн проект башлап җибәрде. Ул «Тукай йолдызлыгы» дип атала. Проек шагыйрьнең замандашлары – ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы татар җәмгыятенең күренекле вәкилләре белән таныштыра. Г. Тукайның дуслары һәм фикердәшләре талантлы, максатчан шәхесләр булган, һәммәсенең татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә үз урыны бар. Алар арасында Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Г. Камал, Г. Кариев һәм башка шәхесләр кебек күренекле әдипләр, журналистлар, артистлар аерым урын алып тора.

«Тукай йолдызлыгы» онлайн проекты барышында Г. Тукайның дуслары, замандашлары һәм фикердәшләре турында мәгълүмат алырга, ул шәхесләрнең музейда саклана торган мемориаль әйберләрен күрергә мөмкин.

Социаль челтәрләрдә Г. Тукай әдәби музее түбәндәге адрес буенча урнашкан:

vk.com/club84864973

Инстаграм: @muztukay