Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее татар галиме, этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан ике яңа җәяүле маршрут тәкъдим итә. 2025 елның 30 гыйнварыннан «Иске татар бистәсе: Насыйри һәм Тукай» һәм «Каюм Насыйри тормышыннан бер ел. 1871» экскурсияләре үткәреләчәк.

«Каюм Насыйри тормышыннан бер ел. 1871» җәяүле фәнни-тикшеренү экскурсиясе галим-энциклопедист К.Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында фактлар белән танышырга, Иске татар бистәсенең биналары һәм урыннарын күрергә мөмкинлек бирә.

«Иске татар бистәсе: Насыйри һәм Тукай» экскурсиясе татар шагыйре Габдулла Тукай һәм мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның Казан чоры тормышын һәм эшчәнлеген яктыртуга багышлана. Бу ике бөек шәхес ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында Казанның Иске татар бистәсендә яшиләр, иҗат итәләр. Аларның исемнәре Казанның ике урам атамасында мәңгеләштерелә, тормыш һәм иҗатларын чагылдырган музейлары да биредә ачыла.

Экскурсияләр барышында Г. Тукай һәм К. Насыйри музейлары белән танышырга, Иске татар бистәсендә алар исемен йөрткән урамнардагы тарихи истәлекле урыннар турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Экскурсияләр татар һәм рус телләрендә уздырыла. Дәвамлылыгы – 2 сәгать.

Заявкалар Г. Тукай әдәби музеенда кабул ителә. Заявкалар өчен телефоннар: (843) 590 86 67 яки 89274406462 (ватсап номерына язып).

Билетларны Пушкин картасы белән дә алырга мөмкин.

Литературный музей Габдуллы Тукая в Казани предлагает два новых пешеходных маршрута в честь 200-летнего юбилея татарского ученого, этнографа и просветителя Каюма Насыри. С 30 января 2025 года будут проходить экскурсии «Старо-татарская слобода: Насыри и Тукай» и «Год из жизни Каюма Насыри. 1871».

Пешеходная научно-исследовательская экскурсия «Год из жизни Каюма Насыри. 1871» знакомит с фактами жизни и деятельности известного татарского учёного энциклопедиста, со зданиями Старо-татарской слободы, связанными с его именем.

Экскурсия «Старо-татарская слобода: Насыри и Тукай» посвящена освещению жизни и деятельности татарского поэта Габдуллы Тукая и ученого-просветителя Каюма Насыри. Эти две великие личности живут и творят в Казани в конце ХIХ — начале ХХ веков в Старо-татарской слободе. Их имена увековечены в двух названиях улиц слободы, здесь же работают музеи, отражающие их жизнь и творчество.

В ходе экскурсий можно ознакомиться с музеями Г. Тукая и К. Насыри, получить информацию о достопримечательностях  Старо-татарской слободы.

Экскурсии проводятся на татарском и русском языках. Продолжительность – 2 часа.

Заявки принимаются в Литературном музее Г. Тукая. Телефоны для заявок: (843) 590 86 67 или 89274406462 (сообщением на ватсап).

Билеты можно приобрести и по  Пушкинской карте.