Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее татар галиме, этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан ике яңа җәяүле маршрут тәкъдим итте. 2025 елның 30 гыйнварыннан «Иске татар бистәсе: Насыйри һәм Тукай» һәм «Каюм Насыйри тормышыннан бер ел. 1871» экскурсияләре үткәрелә башлады.

Экскурсияләр вакытында Г. Тукай һәм К.Насыйри музейлары белән танышырга, Иске татар бистәсендә алар исемен йөрткән урамнардагы тарихи истәлекле урыннар турында мәгълүмат алырга мөмкин.