21 мартта Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, танылган шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» исемле шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу чара Халыкара шигърият көне уңае белән оештырылды. Кичәдә әдәбият галимнәре, артистлар, шагыйрьләр һәм җырчылар катнашты.

Кичә Р. Аймәтнең “Тукай карашы” исемле шигыренең дүрт телдә яңгыравы белән башланып китте. Шигырьләрне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары – Татарстанның халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты Дания Нуруллина, Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, Казан театр училищесы студентлары һәм автор үзе укыды.

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова Р. Аймәтне татар поэзиясендә үз юлын тапкан, һәрвакыт эзләнүдә булган, иҗади һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдәге затлы поэзия вәкиле дип атады.  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Надыршина «Мәңгелек сагыш» шигырьләр җыентыгында бүгенге көн темасына аваздаш әсәрләр дөнья күрүен билгеләп узды. Киләчәктә дә үзенең затлы, зәвыклы шигырьләре белән укучысын куандырып торуны теләде.

Рәмис Аймәтнең күп шигырьләре җырларга, романсларга да әверелеп яңгырый. Алар җырчылар тарафыннан яратып башкарыла. Кичәдә ул җырларны халыкара конкурслар лауреатлары Рәфинә Ганиуллина, Илгиз Мөхетдинов, Динар Шәрәфетдинов, балалар җыр фестивальләре лауреатлары Рөстәм Хөсәенов, Айзилә Зиннәтуллина башкарды.