25 октябрь көнне Г. Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә узды.

Күренекле язучы, татар әдәбиятында беренче тарихи романнар авторы Нурихан Фәттахны искә алу кичәсе авторның «Сызгыра торган уклар» романына багышланган күргәзмә белән дә танышудан башланды. Тамашачыларга Н. Фәттахлар нәселе кияве, рәссам Руслан Ибраһимның эшләре тәкъдим ителде. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленың балет артисты Владислав Уткин башкаруында «Җизнәкәй» биюе башкарылды.

Чара Казан театр училищесы студентларының (остазлары – Татарстанның атказанган артистлары Илнар һәм Лилия Назамиевлар) «Нурихан Фәттах Казаны» дип аталган музыкаль пластик композиция белән башланып китте (хореографы – Г. Камал театры актеры Артур Шәйдуллин).

Тамашачыларны Г. Тукай әдәби музее җитәкчесе, Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты  Г.Төхвәтова сәламләде. Аннан соң сүзне Татарстан Язучылар Берлеге әдәби консультанты, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай премиясе лауреаты Г. Морат алды. Кичәдә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты һәм матур фикерләре белән уртаклашты. Чара барышында Н. Фәттахның “Кичү” романыннан өзекләр дә күрсәтелде, аларны  К. Тинчурин театры артисты А. Фәтхуллин,  Г. Кариев театры артисты Р. Закирҗанова һәм Казан театр училищесы студентлары тәкъдим итте.

2023 елда Н. Фәттахның “Кырык дүртнең май аенда” әсәре нигезендә төшерелгән фильмнан өзек күрсәтелде, тамашачыларны театр артистлары исеменнән Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты Р. Шәрәфиев сәламләде.

«Нурихан Фәттах – 95» кичәсендә шагыйрьләр, язучылар, әдәбият галимнәре, тарихчылар катнашты. Күренекле язучылар, Г. Тукай премиясе лауреатлары Р. Батулла һәм В. Имамов, яшь шагыйрьләр Р. Мөхәммәтшин, Ф. Гыйләҗев чыгыш ясады. Шулай ук  Татарстанның халык артисты Р. Төхфәтуллина һәм М. Камалов башкаруында халык җырлары яңгырады.

Искә алу чарасында Н. Фәттахның тормыш иптәше, аның мирасын түкми-чәчми саклаучы Руфина Фәттахова, оныгы Зөләйха Камалова да катнашты.

Кичәне К.Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәлахова алып барды,  режиссеры – Александр Далматов.  Чараны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Г. Тукай әдәби музее, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Казан театр училищесы оештырды.