3 апрельдә Габдулла Тукай әдәби музеенда 2024 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсеннән тәкъдим ителүче кандидатлар белән очрашу узды.

2024 елда Тукай премиясенә түбәндәге шәхесләр  тәкъдим ителде: Рафис Корбан «Әхмәров» (2020), «Ватан» (2019), «Ике роман» (2022), «Алиш» (2023) китаплары; Ләис Зөлкарнәй «Узганны кабатлау» китабы;
Борис Вайнер балалар шигъриятенә, проза һәм драматургиясенә күпьеллык өлеш керткәне өчен.

Иҗади очрашуда күренекле әдәбият галимнәре, танылган язучылар-шагыйрьләр катнашты. Алар Тукай премиясенә кандидатларның иҗатына югары бәяләмә бирделәр. Чарада Р.Корбан, Л.Зөлкарнәй һәм Б.Вайнер әсәрләре дә яңгырады.