Г.Тукай әдәби музее гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларны «Тукай рухы — ядкярләрдә» дип аталган республика иҗади әдәби эшләр конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүгә, Габдулла Тукайның тууына – 135 ел,  Г. Тукай әдәби музее оешуга 35 ел тулуга багышлана һәм  укучылар тарафыннан әдәбиятның төрле жанрларын өйрәнү һәм үстерү, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.

Конкурста Татарстан Республикасы мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 2021 елның 1 апреленә кадәр tukay1986@bk.ru электрон адресына кабул ителә.

Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырыла. Иҗади эшләр шагыйрьнең Г.Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә (түбәтәй, юл кәрзине, карандаш савыты, җиң каптырмалары, фаянс тартмачык, кара савыты, сөлге) багышланган булырга тиеш: мемориаль экспонатлар персонаж, әдәби образ һ.б. сурәтләнергә мөмкин. Килгән эшләрне бәяләгәндә Г.Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алына.

Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы апрель аенда Г.Тукай әдәби музеенда уздырылачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны һәм консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга була: 420022,  Татарстан Республикасы,  Казан шәһ., Г. Тукай ур., 74, Г. Тукай әдәби музее.  Тел. +7 (843) 590 86 67.