15-16 апрельдә Габдулла Тукай әдәби музеенда Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) «Тукай укулары-2024» фәнни конференциясе булып узды. Ул «Тарих һәм мәдәният контекстында әдәби музейлар» темасына багышланды. Конференция барышында Габдулла Тукай һәм аның замандашларының мирасын барлау, бу өлкәдәге эзләнүләр, ачышлар һәм музейлаштыру проблемаларын хәл итү, төрки дөнья контекстында Габдулла Тукай иҗатын күзәтү, музей экспозициясе әсбаплары ярдәмендә әдәби әсәрләрне сурәтләү чараларын ачыклау, музей һәм гаиләнең үзара тәэсир итешү юлларын булдыру мәсьәләләре тикшерелде.

Фәнни конференциягә барлыгы иллегә якын мәкалә кабул ителде. Конференция эшендә Татарстанның Арча, Әтнә, Кайбыч, Буа районнары,  Казан шәһәре һәм Россиянең төрле төбәкләре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Сыктывкар, Чебоксар, Самара һ.б. шәһәрләрнең музей хезмәткәрләре, тарих һәм әдәбият галимнәре, филологлар, тарихчылар катнашты. Чит төбәкләрдән катнашучылар арасында Казахстан һәм Төркия бар иде. «Тукай укулары-2024» фәнни конференциясе уңышлы һәм нәтиҗәле узды!