Кадерле дуслар! 30 ноябрьдә, 11.30 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда  «Тукайны бергәләп укыйбыз» әдәби түгәрәгенең чираттагы дәресе була. Биредә балалар бакчасында тәрбияләнүче зур төркем балалар һәм мәктәпнең түбән сыйныф укучылары шөгыльләнә ала.

Әдәби түгәрәк Г. Тукайның балалар өчен язган шигырьләре белән танышуга багышлана. Һәр дәрес шагыйрьнең нинди дә булса бер әсәрен өйрәнүгә нигезләнә. Дәрес барышында балалар музей белән танышалар, мультфильмнар карыйлар, шулай ук аларның иҗади сәләтләрен һәм үзара аралашу күнекмәләрен тәрбияләүгә дә  игътибар ителә. Балалар белән аралашу, Г. Тукайның балалар әсәрләре белән танышу музейнын иң матур залларының берсендә – балалар үзәгендә татар телендә алып барыла. Даими рәвештә узучы бу дәресләрдә балаларның әти-әниләре белән шөгыльләнә алу мөмкинлеге дә бар.

Әдәби түгәрәктә  шөгыльләнергә теләүчеләр Г. Тукай әдәби музеена шалтыратып заявка калдыра ала.  Белешмәләр өчен телефон: 590-86-67

Керү билеты – 100 сум һәр баладан.

Дуслар, «Тукайны бергәләп укыйбыз» әдәби түгәрәгенә рәхим итегез!

Дорогие друзья! В Литературном музее Г. Тукая 30 ноября в 11.30 состоится очередной музейный урок литературного кружка «Тукайны бергәләп укыйбыз» («Читаем Тукая вместе») для дошкольников и детей младшего школьного возраста.

Литературный кружок состоит из пяти занятий. Каждый из них посвящен какому-то детскому произведению Г. Тукая.  Встреча с детьми проходит в детском центре музея. Во время занятий много внимания уделяется развитию творческих способностей детей и навыков общения. Предусмотрено посещение занятий вместе с родителями.

Желающие принять участие в работе литературного кружка могут позвонить в Литературный музей Г. Тукая и оставить заявку. Телефон для справок: 590-86-67.

Стоимость занятий – 100 рублей с человека

Добро пожаловать в музей!