15 апрель бөтен җир шарында татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бүген Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салу оештырылды.

15 апрель – шагыйрь вафат булган көн. Бу көнне Татарстан язучылары, галимнәр Казанның Яңа Татар бистәсендәге Татар зиратына Тукай кабере янына килде. ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре Рәдиф Гаташ, Әзхәр Шакиров, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Г. Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова, татар халкының бөек улына баш иеп, аның тормышы һәм иҗатының татар әдәбияты үсешенә бүген дә йогынты ясавын искәртеп үттеләр. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз Сабиров Габдулла Тукай рухына багышлап дога кылды.

 

#Тукай #Тукаймузее #Музей #Казан