Г. Тукай әдәби музеенда үзенчәлекле ике экскурсия узды. Музейга килгән тамашачылар шагыйрь Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча экскурсияне әзербайҗан һәм казах телендә тыңладылар.  Бу чаралар “Тылмачсыз экскурсия” проекты кысаларында оештырылды.

Шагыйрьнең әдәби музее буенча әзербайҗан телендәге экскурсияне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучысы Гусейнова Тэранэ Назыйм кызы, казах телендәгесен шушы ук институтның магистры Окасова Мәрҗән уздырды. Экскурсияне Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Узанович Искаков, Казандагы әзербайҗан һәм казах диаспоралары, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары тыңлады.