Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын тәкъдим итүдә кулланылган яңа төрле форматларның берсе – “Тылмачсыз экскурсияләр” проекты. Ул Г. Тукайның 135 еллыгына, Г. Тукай әдәби музее оешуның 35 еллыгына һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына багышланып Казан дәүләт федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты https://kpfu.ru/philology-culture белән берлектә оештырылды. Филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми һәм төрки телләр белеме кафедрасы профессоры Юсупова Альфия Шавкетовна https://kpfu.ru/Alfiia.Iousoupova яңа экскурсоводларга уңышлар теләде һәм әлеге проектның, Г. Тукай иҗатының серләрен аңлетуда гына түгел, ә яшьләрне татар әдәбияты, мәдәнияты белән кызыксындыруда һәм чит телләрне өйрәтүдә дә әһәмиятле, үзенчәлекле чара булуын ассызыклады.
Проект кысаларында бөек шагыйребезнең әсәрләрен, музейда саклана торган шәхси әйберләре турындагы мәгълүматны тамашачылар төрле телләрдә ишетә алды.
Экскурсоводларыбыз белән дә таныштырыйк: чуваш телендә — Аниферова Виолетта Витальевна (Россия, Чабаксар), карачай-балкар телендә — Мөхәммәд Абайхан (Төркия, Конья), гарәп телендә — Алшейхо Газала (Сирия, Алеппо), төрек телендә — Пемпеджи Нагехан (Төркия, Әнкара).
Проект ахырында «Габдулла Тукайның халык гимнына әверелгән «Туган тел» шигыре» лекциясе тәкъдим ителде. Лекция барышында әсәрнең язылу тарихы, шагыйрьнең иҗат лабораториясе, халык арасында таралыш юллары, басылып чыккан басмалары, тәрҗемәләре хакында мәгълүмат бирелде.