Национальный музей Республики Татарстан и Литературный музей Габдуллы Тукая приглашают школьников принять участие во Всероссийском литературном конкурсе «В реликвиях душа Тукая — 2025» («Ядкярләрдә Тукай рухы — 2025»).

Конкурс направлен на изучение и развитие различных жанров литературы школьниками, популяризацию творческого и музейного наследия выдающегося татарского поэта Габдуллы Тукая в Республике Татарстан, воспитание читательской и досуговой культуры у детей.

В конкурсе могут принять участие учащиеся 1-11 классов общеобразовательных организаций и студентов ССУЗов и ВУЗов, подавшие заявку и представившие новые произведения (стихотворение, поэму или рассказ) о мемориальных предметах Габдуллы Тукая из экспозиции литературного музея поэта г. Казани.  Заявки на участие принимаются с 15 марта 2025 года по 9 апреля 2025 года через научную сеть «Ломоносов» (https://lomonosov-msu.ru/rus/event/9741/).

Конкурс проводится в номинациях «Проза» и «Поэзия» на татарском и русском языках.  Бесценные экспонаты Г. Тукая могут быть представлены как герои произведения или объект литературного исследования. При оценке конкурсных работ учитывается соответствие теме, использование достоверных сведений о мемориальных вещах Габдуллы Тукая, оригинальность раскрытия темы, своеобразие художественного замысла, самостоятельность выполнения работы.

Чествование победителей конкурса пройдет 26 апреля 2025 года в Литературном музее Габдуллы Тукая. Сертификаты участникам будут высланы на электронную почту.

С подробной информацией о конкурсе «В реликвиях душа Тукая» можно ознакомиться на официальном сайте Литературного музея Г. Тукая: http://g-tukay.tatmuseum.ru/. Консультацию можно получить по адресу: 420022, г. Казань, ул. Тукая,74, Литературный музей Г. Тукая тел.+7(843)590-86-67, по электронной почте  muztukay@mail.ru.

Ядкярләрдә Тукай рухы

Татарстан Республикасының Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә Тукай рухы — 2025» әдәби конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.

Конкурста Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән 1-11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Эшләр 2025 елның 15 мартыннан  9 апреленә кадәр  «Ломоносов» (https://lomonosov-msu.ru/rus/event/9741/) фәнни сервисы буенча кабул ителә.

Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырыла. Иҗади эшләр шагыйрьнең Г.Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә багышланган булырга тиеш: мемориаль экспонатлар персонаж, әдәби образ һ.б. сурәтләнергә мөмкин. Килгән эшләрне бәяләгәндә Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алына.

Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 26 апрель көнне Г.Тукай әдәби музеенда уздырылачак. Катнашучыларга сертификатлар электрон почтадан җибәреләчәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Г. Тукай әдәби музее сайтында бирелә: http://g-tukay.tatmuseum.ru/. Консультацияне түбәндәге адрес буенча алырга була: 420022,  Татарстан Республикасы,  Казан шәһ., Г. Тукай ур., 74, Г. Тукай әдәби музее;   тел. +7 (843) 590 86 67; электрон почта muztukay@mail.ru/