12 марта Г. Тукай әдәби музеенда “Яңа Татар бистәсе “Могиканы” дип исемләнгән лекция узды. Күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханга багышланган бу чара Казан шәһәренең 170 нче мәктәп укучыларына тәкъдим ителде. Лекция вакытында укучылар Ф.Әмирханның Милли музей фондында саклана торган бай мирасы – шәхси әйберләре, язучының үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, фотосурәтләре һәм кулъязмалары турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук Г. Тукай әдәби музеенда урын алган әдипнең кадерле ядкярләре белән дә таныштылар.