ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында татар һәм төрки әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган күренекле татар шагыйре, әдәбият тәнкыйтьчесе, журналист Габдулла Тукай (1886-1913) тормышы һәм иҗатына багышланган «Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» күчмә күргәзмәсе оештырыла.

Габдулла Тукай – татар халкының рухи символы. Шагыйрь үлемсезлеге – аның әсәрләрендә. Аның иҗаты татар һәм Россия әдәбиятының алтын фондына керә. «Туган тел» шигыре татар халкының гимнына әйләнде.

«Я устремляюсь в вечность: Габдулла Тукай и его наследие»

Габдулла Тукайга багышланган дүрт музей эшли. Иң төп музей – Казан шәһәрендә урнашкан Г. Тукай әдәби музее. Ул XIX гасыр ахырына караган, халык телендә «Шамил йорты» дип йөртелгән ике катлы йортта 1986 елда ачыла. Музей Татарстанның һәм Казанның күренекле мәдәният үзәге булып санала. Биредә татар әдәбияты һәм мәдәниятенең тарихын өйрәнергә мөмкинлек бирә торган бәһасез ядкярләр – Г.Тукайның үзенең, туганнары һәм фикердәшләренең мемориаль әйберләре һәм документлары урын алган. 2018 елда бинада төзекләндерү эшләре уздырылды һәм мавыктыргыч электрон җайланмалар белән җиһазландырылган заманча яңа экспозиция төзелде. Биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен экскурсияләр, әдәби очрашулар, кызыклы лекцияләр, балалар өчен мавыктыргыч бәйрәмнәр еш уздырыла.

Күчмә күргәзмә – музейның чит төбәкләрдә яшәүче тамашачыларга тәкъдим ителә торган проекты. Ул Татарстан Республикасы Милли музее һәм Г. Тукай әдәби музее тарафыннан Татарстан Республикасы Милли архивы, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, Татарстан Республикасы Милли музее фондлары нигезендә төзелде.

Күргәзмә 20 планшеттан тора һәм Г.Тукайның тормышы, эшчәнлеге, иҗаты турында сөйли. Анда төрле темалар чагылыш тапкан: шагыйрьнең тууы һәм балачагы, тормышының Җаек чоры, журналист буларак эшчәнлегенең һәм иҗатының башлангычы, Казан чоры иҗаты, шагыйрьнең дуслары һәм фикердәшләре, Россиянең төрле шәһәрләренә сәяхәтләре, Г.Тукай исемен мәңгеләштерү. Күргәзмәдәге сирәк документлар һәм фотосурәтләр шагыйрь тормышының хәлиткеч этаплары һәм аның даирәсе белән таныштыра, татар әдәбияты һәм журналистикасы үсешенә керткән өлешен күрсәтә.

Г. Тукайның Татарстан Республикасында мәктәп программасына кергән һәм Россия мәктәпләрендә сыйныфтан тыш уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләреннән һәм шулай ук тамашачыга аз таныш булган шигырьләреннән алынган шигъри юллары – күргәзмәнең бизәге һәм ачышы. Алар шагыйрь талантының күпкырлылыгын һәм тормыш фәлсәфәсен чагылдыра.

Күргәзмә тамашачыларның Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтергә һәм киңәйтергә, әсәрләренең эчтәлеген искә төшерергә һәм ныгытырга мөмкинлек бирә. Аның кысаларында викторина, кроссворд, конкурслар, бәйгеләр, дәресләр һәм башка төрле әдәби һәм музей чаралары уздырырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: +7(843)590-86-67