26 апрельдә Г. Тукай әдәби музеенда мәктәп укучыларының  «Ядкярләрдә Тукай рухы — 2025» әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.  Бу конкурс быел өченче тапкыр уздырылды. Аның максаты – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү. Бәйгедә Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән 1-11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнашты.

«Ядкярләрдә Тукай рухы — 2025» әдәби конкурсына Татарстан Республикасы районнары, Казан шәһәре, Россиянең төрле төбәкләре һәм Казахстанның Җаек шәһәреннән 68 иҗади эш кабул ителде. Әдәби бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.