4 декабрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда күп кенә конкурслар лауреаты, яшь җырчы Зәлия Саттарованың иҗат кичәсе булды. Чарада З. Саттарова үзе иҗат иткән шигырьләр, татар композиторлары әсәрләре, татар халык һәм эстрада җырлары яңгырады.
Чарада җырчының иҗатташ дуслары да катнашты. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров З. Саттарованың чыгышын югары бәяләде. “Бәйрәм” фольклор ансамбле солисты Илзирә Сираҗиева иҗатташ дустына зур уңышлар теләде. Концертта Зәлия Саттарова эшләгән 24 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да чыгыш ясады.


